ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Мөслим районында рухи-әхлакый тәрбия елына багышланган пенсионерлар спартакиадасы

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

26 апрель көнне Мөслим районының универсаль спорт залында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Мөслим районында рухи-әхлакый тәрбия елына багышланган IX республика пенсионерларының «Өченче буын " спартакиадасы кысаларында пенсионерларның икенче район спартакиадасы узды. Әлеге чарада барлыгы 16 авыл җирлеге катнашты. Ярышлар 8 спорт төре буенча үткәрелде: ир-атлар 500 метр һәм хатын-кызлар 200 метрга йөгерү, дартс, өстәл теннисы, ОФП , йөзү, пневматик винтовкадан ату, шашка һәм шахмат. Шәхси беренчелектә катнашуны исәпкә алып, ярышлар нәтиҗәләре буенча команда беренчелеге билгеләнде. Урыннар түбәндәгечә бүленде: I урын – Мөслим авыл җирлеге; II урын - Вәрәшбаш авыл җирлеге; III урын- Яңа Усы авыл җирлеге. Җиңүчеләр Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге грамоталары, медальләр һәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы Мөслим районындагы бүлегенең истәлекле бүләкләре белән бүләкләнделәр. Иң көчле спортсменнардан «Өченче яшь»пенсионерларының IX республика спартакиадасында катнашу өчен пенсионерлар җыелма командасы җыелып, май аенда Мөслим данын якларга Казан шәһәренә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International