Үзәк китапханә хезмәткәре Мөслим лицееның 10нчы сыйныф укучылары өчен Г. Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан "Негасимое созвездьте Габдуллы Тукая" дип исемләнгән класс сәгате үткәрде. Очрашу барышында китапханәче шагыйрьнең авыр тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Тукайның китаплары, аның турында гәҗит - журналлардагы язмалар белән таныштырды.