"Күбәләк" балалар бакчасында көн саен иртәнге гимнастика үткәрелә.Иртәнге гимнастика-ул авыруларны сәламәтләндерү һәм профилактикалау чараларының берсе. Даими рәвештә гимнастика белән шөгыльләнә торган балаларның йокы торышы югала, күңел күтәренкелеге хисе уяна, эмоциональ күтәрелеш башлана, эшкә сәләтлелек арта. Гимнастика музыка белән үрелеп бара, ул балаларның хисләренә яхшы йогынты ясый, аларда яхшы кәеф тудыра.