Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең 2018 елгы йомгаклау коллегиясе.

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

12 февраль көнне Мөслим муниципаль районы хакимиятенең зур залында яшьләр бн эшләү һәм спорт бүлегенең 2018 елдагы йомгаклау киңәйтелгән утырышы узды. Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр бн эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Яббаров Илшат Римасович доклад белән чыгыш ясады, анда елга нәтиҗәләр ясады һәм яңа үсеш стратегиясен тәкъдим итте.

Коллегия кысаларында «Мизгел» яшьләр үзәге белгече Әхатова Нәзилә Данил кызы «заманча яшьләр» дигән доклад белән чыгыш ясады һәм авыл яшьләренең заманча проблемалары турында сөйләде. Үзенең докладында ул яшьләрне авылга җәлеп итү өчен генә түгел, «заманча яшьләр» белән уртак тел табу өчен дә алар белән бер «дулкын» да булырга тырышырга һәм һәрвакыт даими диалог алып барырга кирәк, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International