"Чаңгы юлы-2019"

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Буген Мөслимдә "Чаңгы юлы-2019"ярышлары үтте. Дистә ел дәвамында үткәрелүче әлеге чара елдан-ел киңәя һәм активлаша бара.

Районыбызда бүген чаңгы спорты төре белән генә түгел, ә спортның күп төрләре белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр күп. Бу көнне яше-карты чаңгыга баса, гомуми стартка җыела. Бүген 1000нән артык Мөслим " Татарстан чаңгы юлы-2019 «республика ярышларына кушылды. Ярышлар башланыр алдыннан барлык катнашучыларны Мөслим муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗанов Азат Мөҗәһит улы сәламләде һәм стартларда уңышлар теләде.  Шулай ук Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Римас улы Яббаров та уңышлар теләде һәм ярышларга старт бирде!Ярыш нәтиҗәләре буенча 8 номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. "Мистер чаңгы" титулы Муллин Хәмзәгә бирелде. "Мисс чаңгы" исеменә Салахова Ландыш лаек булды. "Җиңүгә омтылыш" номинациясе җиңүчесе Хәбиров Самир билгеләнде. "Иң актив оешма" исеме Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йорты коллективына тапшырылды. "Иң актив җитәкче" титулын район элемтә җитәкчесе Әһлиев Марсель Мофаздалович алды. "Иң яшь катнашучы"исемлегенә Шәяхмәтов Булат (5 яшь)насыйп булды. "Иң өлкән катнашучы" исеме 74 яшьлек Рафис Хабибуллинга бирелде. "Иң актив гаилә" титулына Вәлиевлар гаиләсе лаек булды. #Мослим #Безбергэ #Мизгел #Игелекуят

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International