Музей дәресе

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

15 нче февраль – Герой шагыйребез Муса Җәлилнен туган көне. Ул татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы  аяусыз  көрәш алып барган шагыйрь. Шушы истәлекле дата уңаеннан Тукай мәктәбе 5, 6 сыйныф укучылары өчен “Муса Җәлил –герой шагыйрь” дип исемләнгән чара үтте. Укучыларга Муса Җәлилнең тормыш юлы иҗаты турында сөйләнелде.Шагыйрь турында презентация курсәтелде. Укучылар бик теләп карадылар.Шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып укыдылар.Аннан соң Муса Жәлилгә  багышланган викторина сорауларына жавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International