Узган атнада Мөслим сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укытучысы, концертмейстер Алеся Латыпова укытучылар өчен методик хәбәр җиткерде. Ул “Концртмейстер булып эшләүнең үзенчәлекләре” дигән темага чыгыш ясады. Методик хәбәрне тыңлаган укытучылар сәләтле балалар белән эшләү серләренә төшенде, сәхнәгә чыгар алдыннан әзерлек тәртибен өйрәнде, бала-укытучы-концертмейстер-ата-ана катнашындагы эшчәнлекнең уңай якларын үзләштерде. Ахырдан укытучылар өчен тест оештырылды.