Баек авыл китапханәчесе мәктәп укучыларына тарихи вакыйга- Ленинград камалышы вакыйгалары турында әңгәмә үткәрде. Балалар зур кызыксыну белән Ленинградтагы мәктәп укучысы 11 яшьлек Таня Савичеваның аяныч вакыйгасы белән таныштылар.Чараның эчтәлеге дә Ленинград шәһәрендә булган вакыйгаларны, аның халкы, сугышчылар кичергән хәлләрне чагылдырды.