Салауз Мухан мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы оештырылды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре клубта бәйрәм өстәле әзерләделәр һәм өлкән буын кешеләрен чәй табыны артына чакырдылар. Шулай ук алар бәйрәмгә килә алмаган ветераннарның өйләренә бардылар.