Террорчылыкка каршы көрәштә

2018 елның 14 сентябре, җомга

Террорчылыкка каршы көрәш айлыгы дәвам итә. Бүген Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары чираттагы акциягә чыкты. Халык уен кораллары бүлегендә шөгыльләнүче балалар укытучылары Азия Заһидуллина, Дилбәр Салихҗанова, Радик Газизов, Әлфинур Гыйльметдинова җитәкчелегендә кулларына плакат һәм шарлар тотып урамга чыкты. Балалар үтеп баручыларны акциягә кушылырга чакырды һәм барлык мөслимлеләрне тыныч тормыш белән яшәргә өндәп, күккә шарлар очырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International