20 июль көнне Нурлыгаян паркында Яшьләр көне гөрләп үтте.
Кичә күңелле башланып китте. Мөслим районы башлыгы Муллин Р.Х. яшьләрне бәйрәм белән котлады һәм үз өлкәләрендә уңышларга ирешкән яшь белгечләргә һәм “Игелек уят” волонтерлар хәрәкәте активистларына рәхмәт хаты тапшырды. Кичә барышында Рамил Хамзович яшь гаиләләргә йорт салыр өчен субсидия сертификатлары белән бүләкләде.
Бәйрәм татар эстрадасы йолдызы Илсөя Бәдретдинова концерты белән дәвам итте.