Үзәк китапханә хезмәткәре "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен яңа китапларга күзәтү үткәрде. Балаларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды, якташыбыз, әдип, фольклорчы Зариф Мөэминовның "Маҗара" китабыннан әкиятләр укыды.