Крәш Шуран авылы китапханәсендә шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Марс Шабаевның тууына 85 ел тулу уңаеннан "Туган җиренең шагыйре" дип исемләнгән шигырь уку кичәсе үтте, шулай ук шагыйрьнең китапларына күзәтү һәм китап күргәзмәсе дә оештырылды.