Мөслим авылы "Карлыгач" балалар бакчасында "Юл кагыйдәләре - безнең дусларыбыз" атнасы үтте. Балалар "Тыючы билгеләр" дигән рәсем конкурсында бик актив катнаштылар. Шулай ук пластинография ысулы белән светофор ясадылар һәм юл йөрү кагыйдәләре темасына өстәл уеннары уйнадылар.