Опека һәм попечительлек бүлеге эшчәнлеге

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

30 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең  “Балалар һәм яшьләр иҗаты шәһәр сарае” бинасында опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Смирнова Рәмилә Мазһар кызы җитәкчелегендә тәрбиягә бала алган 3 гаилә «Йөрәк берлеге» исемендәге II Республика фестивалендә катнашты. Фестивальне “Ата-аналар карамагыннан мәхрүм булган балаларны гаиләгә урнаштыруда, алмаш гаиләләр әзерләүдә һәм әйдәп баруда ярдәм итүче үзәге” белгечләре оештырды. Камаловлар, Аглиевлар һәм Шаяхметовлар гаиләләре үзләренең чыгышлары, күргәзмәләре белән чараны бизәделәр. Алар дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр. Без аларга киләчәктәдә яңадан  - яңа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International