29 июнь көнне Лаеш шәһәрендә опека һәм попечительлек, социаль яклау өлкәсендә эшләүче белгечләр белән берлектә «Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләре» дигән темага утырыш узды. Утырышта опека һәм попечительлек бүлеге әйдәүче белгече Садыйкова Гүзәл Альберт кызы катнашты.