Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Яхшы сүз" исеме астында тәрбия сәгате үткәрделәр. Кунак итеп чакырылган Иске Вәрәш авылында гомер итүче Тәнзилә апа безнең якларда үсүче дару үләннәре белән таныштырды, аларның шифасы турында да сөйләде. Катнашкан һәркешегә үсентеләр бүләк итеп бирелде.