Бугенге көнгә район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләве бара. Барлыгы 1300 тонна печән, 14500 тонна сенаж әзерләнгән. Басуларда 60 тан артык техника эшли. 1 шартлы терлеккә 9,4 ц/ азык берәмлеге туры килә.
“Туган як” агрофирмасы сенажны җитәрлек күләмдә әзерләде. “Август –Мөслим” хуҗалыгында да азык әзерләү югары темпта бара.