2017 елгы yзара салым акчасын түләү кирәклеге турында мәгълүмат

2018 елның 26 июне, сишәмбе

Район Башкарма комитеты мөслимлеләр игътибарына 2017 ел өчен үзара салым акчасын түләү кирәклеге хакында җиткерә.

2017 елда суд 200 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләү кирәклеге хакында таләп белән суд боерыгы бирә иде. 2018 ел башыннан судлар гаризаларны гомуми тәртиптә карый һәм үзара салым акчасын һәм 400 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләү кирәклеге турында карар чыгара. Дәүләт пошлинасы суммасының артуы суд чыгымнары арту белән бәйле.

Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты 2017 ел өчен үзара салым акчасын түләргә һәм материалларны судка җибәрү булмасын өчен бу хакта 2-55-05 телефоны аша хәбәр итәргә тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International