Опека һәм попечительлек бүлеге эшчәнлеге

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Июнь аенда элек аналык хокуклары чикләнгән К.  бәлигъ булмаган кызына карата Мөслим район суды  карары нигезендә аналык хокукларыннан мәхрүм ителде. Бала туганнарына опекага тапшырылды.

Мөслим авылында яшәүче С.  узенең  опекадагы улын уллыкка алды.

Июнь аенда дүрт балабыз үзләренең 18 яшьлеген билгеләп үтте, олы тормыш юлына аяк басты.

Үтеп баручы елның алты аенда  Мәгариф министрлыгына махсуслаштырылган торак фондыннан торак алу өчен  чиратка  9 баланың документлары тупланып тапшырылды. Тагын бер бәлигъ булган һәм бер бәлигъ булмаган баланың документлары әзерләнде.

Бу уку елын балаларыбыз уңышлы гына тәмамлады. Алар арасында төрле дәрәҗәдә уңышларга ирешеп Мактау кәгазьләренә һәм Рәхмәт хатларына ия булганнары да бар. 18 балабыз бу уку елында 9 нчы сыйныфны тәмамлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International