Баек авылы китапханәчесе балалар белән "Күңелле балачак" дип исемләнгән кичә үткәрде. Иң күп китап укучы балаларга грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Соңыннан балалар төрле спорт уеннарын уйнадылар.