5 май көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йортында Күбәк урта белем бирү мәктәбе яны лагерына йөрүче балалар катнашында Бөтендөнья тирә-юньне саклау көне уңаеннан тематик чара булып узды. Биредә табигатьне саклау темасына татарча мултьфильмнар, экологик проблемалар турында презентация күрсәтелде, уен программасы оештырылды.