Ишкәкле көймәчеләр һәм катамаранда гаилә ярышы узды

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

5нче июнь көнне  Мөслимнең  “Кояшлы Ык” ял паркында беренче тапкыр ишкәкле көймәчеләр һәм катамаранда гаилә ярышы узды. Бәйрәмдә катнашучыларны яшьләр белән эшләу һәм спорт булеге җитәкчесе Ильшат Римас улы Җаббаров сәламләде һәм зур җиңүләр теләде.

Көймә ярышына 40ка якын кеше килгән иде. Ярыш бик кызу барды.  Беренче урынны Мөслимнән Ларис Бариев яулады, икенче урынны Раиль Шакирҗанов (Мөслим), ә өченче урынны Әхмәтҗанов Ильшат (Алабуга) алды.  Иң өлкән катнашучы булып Мөслимнән Васыйл Хәбибуллин табылды. Ә иң яшь катнашучы Ханов Рүзәл булды.

Катамаранда 6 гаилә ярышып, беренче урынны Мөслимнән Хафизов Айдар гаиләсе яулады. Икенче урында Хантимеров Илнар (Мөслим) гаиләсе, әз генә калышып өченче урында Кәрамов Ренат (Мөслим) гаиләсе калды.

Җиңүчеләргә яшьләр белән эшләу һәм спорт булеге әзерләгән истәлекле бүләкләр, медаль һәм грамота тапшырылды. Җиңүчеләрне котлыйбыз!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International