Баек мәдәният йортында балалар Сабантуе үткәрелде. Балаларга бик күп грамоталар бирелде, мәдәни чараларда актив катнашкан балаларга да грамоталар тапшырылды. Балалар һәм яшүсмерләр төрле уеннарда бик теләп катнаштылар. Килгән кунаклар белән дә төрле кызыклы уеннар оештырылды: аркан тартышу, капчык киеп йөгерү һ.б. Барлык катнашучылар да , килгән кунаклар да бүләксез китмәде.