1 июнь көнне Сикия авыл клубы мөдире балалар Сабантуе үткәрде. Беренче эш итеп балалар җиңүчеләр өчен күрше-тирә, туганнар һәм танышлар йортын йөреп чыгып бүләкләр җыйдылар. Бүләк буларак гадәттәгечә тастымал-кулъяулык, шулай ук уенчыклар, тәм-томнар һәм башка әйберләр җыелды. Төп бәйрәм традицион уеннардан торды, биредә кызлар һәм егетләр үзара көч сынаштылар. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар.