Балаларны яклау көне уңаеннан Ташлыяр авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Бәхетле балачак" исемле чара уздырдылар. Чара барышында балалар кызыклы уеннар уйнадылар, кунакка килгән клоуннарга үзләренең талантларын күрсәттеләр.