Югары Табын авылы китапханәсендә әдәбият тәнкыйтьчесе, тәрҗемәче, шагыйрь, нәшир һәм җәмәгать эшлеклесе Мөдәррис Вәлиев иҗатына багышланган "Китап абый" исемендә библиографик дәрес үткәрелде. Күренекле шәхес турында библиографик белешмә алганнан соң, балалар яңа журналлар белән таныштылар.