Бүген “Мөслим туган чк музее” Мөслим лицее укучыларын кабул итте. Укучылар өчен “Кем алар пионерлар ?”дигән темага лекция үтте. Мәктәп укучыларына пионерия тарихы, атрибутикасы, авылда беренче пионерлар оешмасы төзелү, беренче пионерлар турында мәгълүмат бирелде. Алар турында китаплар, тарихи материаллар күрсәтелде.