Үзәк китапханә хезмәткәре аграр көллият студентлары өчен "Министры образования из Муслюмово" дип исемләнгән чара үткәрде. Ф. Н. Баһаутдиновның "Без Мөслим балалары " дигән китабы белән таныштырды, Гайфуллин В.Г., Шәйхелисламов Р.Ф., Борһанов Р. Т. кебек министрлар турында сөйләде.
Шулай ук безнең студентлар Башкортостан республикасы Илеш районында яшәп иҗат итүче Венера Мазитовнаның яңа гына бастырылып чыккан "Хуҗабикә" һәм "Өй ашлары" китапларының презентациясенда булып кайттылар.