Баек мәктәбендә Халыкара гаилә көненә багышланган кичә узды. Бәйрәмдә Баек авыл җирлеге башлыгы һәм озак еллар буе бергә гомер кичергән өлкән буын кешеләре катнашты. 4-8 нче сыйныф кызлары гаилә турында шигырьләр сөйләделәр. Кичә бик күңелле булды.