Бүген “Мөслим туган як музее” нда сугыш чоры балаласы, 1941-1945 нче еллар сугыш фаҗигасен үз йөрәге аша үткәргән Сәлихова Әнисә Каюм кызы белән очрашу булып узды. Чарагада Мөслим лицееның 7 сыйныф укучылары да катнашты. Әнисә Каюм кызы балачак хәтирәләрен сөйләде. Авыр тормышта яшәүләренә карамастан, яшәргә һәм укырга омтылганнар.