Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары төрледән-төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулый. Иң мөһиме, мондый активлык балаларның үзләренә ошый. Шушы көннәрдә генә халык уен кораллары бүлегендә белем алучы егет-кызлар шундый бер бәйгенең бүләген тормышка ашырды. “Яшь бөреләр” район фестивалендә катнашып җиңү яулаган “Веселые ребята” балалайкачылар ансамбле “Дуслар-клаб” кафесына барып, бушлай кино карарга сертификат откан иде. Нәтиҗәдә, балалар укытучылары Рәйсә Харисова җитәкчелегендә кино карарга барды, файдалы һәм күңелле вакыт уздырды.