Бөек Җиңүгә 73 ел

2018 елның 9 мае, чәршәмбе

    9 нчы май – Җиңү бәйрәме район үзәгендә яшьармеецлар, оешма-предприятиялар коллективлары катнашындагы парад белән башланып китте.

    Тантаналы митингны район Башлыгы, район Советы рәисе Рамил Муллин ачып җибәрде. Ул бәйрәмдә катнашучыларны, барлык ветераннарны Җиңү бәйрәме белән котлап, аларга сәламәтлек, тыныч тормыш, аяз күк йөзе теләде. Шулай ук, барлык мөслимлеләрне һәм сугыш ветераннарын бәйрәм белән Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров котлады.

    Бәйрәм чарасы кызыклы концерт номерлары белән дәвам итте.

    Район Советы һәм Башкарма комитеты аппараты җитәкчеләре, оешма-предприятия хезмәткәрләре, ветераннар катнашында сугыш һәм хезмәт даны мемориаль комплексында мәңгелек утка веноклар һәм тере чәчәкләр куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International