Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Татар әдәбиятының кояшы” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Китап күргәзмәсе оештырылды, шагыйрьнең әкиятләре буенча рәсемнәр ясалды. Укучылар башкаруында шагыйрьнең шигырьләре, җырлары яңгырады. Презентация күрсәтелде.