25 апрель көнне Мөслим районы китапханәсендә Бөек ватан сугышында җиңүнең 73-нче еллыгын бәйрәм итү һәм язгы-җәйге сезонны башлау уңаеннан ветераннар белән очрашуны баш табиб Мурзаханов Рамил Азгарович үткәрде. Төрле сораулар яңгырады: районның экологик хәле, онкология белән авыручылар саны, инсульт һәм инфарктның беренче билгеләре һәм башка сораулар. Очрашу сәламәтлек һәм иминлек теләп тәмамланды.