Үзәк китапханә хезмәткәрләре Иҗтимагый совет белән берлектә "Буыннар берлеге" проекты кысаларында чисталык икеайлыгы һәм туган як табигате белән якыннан таныштыру максатыннан "Табигать шифаханәсе" исемле очрашу оештырдылар. Кичәдә районның актив ветераннары , Г.Тукай исемендәге урта мәктәп укучылары катнашты.