Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Узган атнада Казан шәһәрендә мәдәният хезмәткәрләренең татар республика профсоюз комитетының IV нче пленумы булып узды. Пленумда РФ Президентының “Май карарлары” үтәлешен тикшерделәр. Шуңа бәйле мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләренең хезмәт хакы турында сөйләшү булды. Моннан тыш, нәтиҗәле хезмәтләре өчен бертөркем профсоюз комитетлары җитәкчеләрен рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Мөслим сәнгать мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Румия Деникаева Мөслим районы мәдәният хезмәткәрләренең профсоюз комитеты рәисе буларак Рәхмәт хатына лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International