Укучыларның сөйләм телләрен үстерү, телләр белән ирекле аралашу максатыннан, Т.Кама шәһәренең Казан технология университеты базасында 29 нчы март көнне I республикакүләм сөйләм осталыгы конкурсы узды. Әлеге конкурста Мөслим лицееның 7,8 нче сыйныф укучылары Лилия Якубова, Айсылу Хәсәнова катнаштылар. Л.Якубова Л.Толстой шигырен яттан сөйләп 2 нче урын алды, А.Хәсәнова исә лауреат булды.