Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе
3 апрель көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә III чиреккә йомгак ясау буенча педагогик совет утырышы узды. Мәктәп директоры Айгөл Фәттахова, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Румия Деникаева һәм укытучылар коллективы 2017-2018 нче уку елының өченче чирегендә башкарылган эшләргә йомгак ясады, укучыларның өлгереш сыйфатын анализлады. Беренче сорау буенча һәр бүлек үз эшчәнлеген тәгаенләде. Видео һәм фотопрезентацияләр ярдәмендә бүлек җитәкчеләре оештырылган ачык дәресләр, мастер-класслар, дәрестән тыш чаралар турында сөйләде, конкурс-бәйгеләр нәтиҗәләре белән таныштырды. Икенче сорау буенча директор Айгөл Фәттахова, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Румия Деникаева белем сыйфаты, академик һәм техник зачетлар нәтиҗәләре, конкурс-бәйгеләрдә катнашу турында чыгыш ясадылар. Чираттагы сорау буенча рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Рәмзия Батырова үзе ясаган методик эшчәнлек белән таныштырды. 4нче чирек, бик кыска булуга карамастан, уку елының иң җаваплы чоры. Чөнки бу чиректә чыгарылыш сыйныф укучылары имтихан тапшырачак. Педагогик совет утырышында имтихан көннәре билгеләү, укучылар өчен чыгарылыш кичәсе оештыру турында зур сөйләшү булды. Шулай ук апрель ахырында узачак сәнгать мәктәбенең отчет концерты турында фикер алышынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International