Социаль мошенниклык фактлары арту сәбәпле, шулай ук гражданнарның мөлкәтенә финанс зыян килүне булдырмау, кисәтүгә юнәлдерү максатыннан, республикада "Сак булыгыз, мошенниклар!" пиар акциясе үтә. Акция 27 марттан 8 апрельгә кадәр дәвам итә.
Хөрмәтле райондашлар! Әлеге гади генә киңәшләрне хәтерегездән чыгармасагыз, игътибар үзәгендә тотсагыз иде:
-нинди генэ сәбәпләр әйтсәләр дә, йортыгызга чит кешеләрне кертмәгез;
-үзләрен социаль хезмәткәрләр яки башка төр ярдәм күрсәтү оешмаларыннан дип таныштыручыларның документларын сорагыз, эшләгән урыннарына шалтыратып, алар әйткән мәгълүматны тикшерегез;
-сездә бозым бар, ярдәм итә алам диючеләргә ышанмагыз;
-чит кешегә банк картасы паролен, картаның икенче ягындагы өч санлы кодны бервакытта да әйтмәгез;
-туганың полициягэ эләккән, авариягә очраган дип, сезне куркытырдай башка төрле хәбәр җиткерүчегә ышанмагыз, иң элек туганыгызның үзенә, аның белән сөйләшә алмаган очракта, полиция бүлегенә шалтыратыгыз. Гадәттә киресен эшлиләр – туганы өчен борчылган корбан башта мошенниклар кушкан сумманы тиз генә алар әйткән адреска күчереп куя, соңыннан гына полициягә шалтырата. Акча күчергәнче полициягә шалтыратып, сорауны ачыкларга кирәк;
-авыр хәлгә юлыккан туганыгызга ярдәм итәм дип, үзен юрист, адвокат, хокук саклау органы хезмәткәре дип таныштыручыга акча бирмэәгез, абонент номерларына, башка төрле исәплэргә акча күчермәгез;
-әгәр интернет аша товар сатып алырга уйлагансыз икән, банк картагыз белән бәйләнеше булмаган телефон номерыгызны әйтегез;
-билгесез абоненттан нинди дә булса интернет-ресурска күчү турында хәбәр килгәндә, теләсә нинди сылтама (ссылка)буенча күчмәгез – телефоныгызга вируслы программа керергә мөмкин. Телефон номерыгызга бәйле банк картагыздан барлык акчаларыгызны салдырырлар;
-банк картагыз төзексез хәлгә килгән – “заблокирована” дигән хәбәр алуга, картаның икенче ягында күрсәтелгән «кайнар линия» телефонына шалтыратыгыз. Кирәк булганда паспортыгыз белән банк офисына мөрәжәгать итегез.
Әгәр шундый күңелсез очракка тарыгансыз, алдакчылар корбаны булгансыз икән, 2-42-02 телефоннарына шалтыратып, район полиция бүлегенә хәбәр итүегез сорала.