“Пушкин укулары”

29 март 2018 ел., пәнҗешәмбе

28 нче март көнне Яр Чаллы шәһәрендә VIII Бөтенроссиякүләм “Пушкин укулары” узды. Мөслим лицееның 7 нче сыйныф укучысы Алия Хайруллина “Фәнни-тикшеренү (проект) эшләре” номинациясендә I дәрәҗә,  Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Айбулат Шәфигуллин II дәрәҗә, Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Алсу Нуруллина “Эссе” номинациясендә II дәрәҗә Дипломнарга лаек булдылар. Укытучылары: С.В.Фазилова, Р.Г.Хәсәнова, Э.М.Нуруллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования