Югары Табын авылы китапханәчесе "Әллүки" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән шигырь кичәсе үткәрде. Ул сабыйларга Һади Такташның "Тәүфыйклы песи" шигырен укыды. Ялганлашу, урлашу, гаепне кешегә тагу кебек сыйфатлар тәнкыйтьләнде. Соңыннан балалар рәсемле китапларны карады, китапханәченең сорауларына җавап бирделәр.