Кышкы турмзмы

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

 

16 нче март көнне Яңа Усы авылында кышкы туризм ярышлары үтте. Ярышта Мөслим районының  10 мәктәбе катнашты.  Алар чаңгыда  12 биремнән торган 2,5 км дистанция үттеләр. Командалар учак яктылар, медицина өлкәсендә, топонимика тануда, чангыда боз, бүрәнә ашачыгу һәм башка өлкәләрдә белемнәрен күрсәттеләр. Командалар ярышка зур әзерлек белән килгәнлекләрен расладылар. Балларны санаганнан соң, III урынга Баек төп белеем бирү мәктәбе командасы (тренер Алмаз Рахимзянов) чыкты. II урынны Түбән Табын төп белеем бирү мәктәбе командасы яулады (тренер Захир Галиев )һәм  I урынга Әмәкәй төп белеем бирү мәктәбе командасы (тренер Рамил Ахметов)  лаек булды. Мари Бүләр төп белеем бирү мәктәбе (тренер Константин Шамукаев)  “Җиңүгә омтылыш” номинациясендә җиңүче дип табылды. Җиңүчеләргә мәгариф идарәсенең һәм Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды. Катнашучыларга һәм оештыручыларга рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International