16 нчы март көнне, Метрәй башлангыч мәктәбендә азкомплектлы башлангыч мәктәп укытучылары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашында “Азкомплектлы башлангыч мәктәп һәм балалар бакчаларында заманча укыту мохите тудыру” дигән темага районкүләм флеш-семинар булды. Үткәрелгән һәр чара балалар бакчасы, мәктәп һәм гаилә арасында тыгыз элемтә барлыгын күрсәтте. 4 нче сыйныфларда булган проект дәрес, дәрестән тыш эшчәнлекләре буенча оештырылган курчак театры чыгышы бүгенге заман таләпләренә туры килүе белән югары бәяләнде.