Тат.Бүләр авылы китапханәчесе "Весенняя неделя добра - эстафета добрых дел" акциясе кысаларында "Өмет" ветераннар клубы әгъзалары белән "Мәрхәмәтлелек бизи кешене " дип исемләнгән тематик кичә уздырды. Кичә кызыклы уеннар, концерт номерлары белән үрелеп барды.