27 нче февраль көнне 2 нче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбендә ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык язучысы, Габдулла Тукай, М.Горький исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышланган республикакүләм Аяз Гыйләҗев укулары үтте.

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

27 нче февраль көнне 2 нче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбендә ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык язучысы, Габдулла Тукай, М.Горький исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты Аяз Гыйләҗевнең тууына 90  ел тулуга багышланган республикакүләм Аяз Гыйләҗев укулары үтте. Әлеге укуларда республика мәгариф учреждениеләрендә укучы 3-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар  15 нче февральгә кадәр үзләренең фәнни һәм иҗади  эшләрен, укытучылар  дәрес, дәрестән тыш чара эшкәртмәләрен  сайлау турына җибәрделәр һәм II турга үтүчеләр үз эшләрен яклау ярышына бардылар.              

        Әлеге укуларда районыбыз укучылары фәнни һәм иҗади  эшләре белән уңышлы чыгыш ясадылар. Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Зөһрә Минһаҗева (укытучысы Р.Ф.Дәүләтова) җиңүче дипломы, Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Артем Сливень (укытучысы М.Р.Әмирова) призер дипломы, Баланны төп гомуми белем  бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы  Зилә Гыйзетдинова (укытучысы З.Н.Шәңгәрәева), Михайловка  урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы  Алия Шәйхетдинова (укытучысы Р.Я.Иксанова)  лауреат  дипломнары белән бүләкләнделәр. Дәрес, дәрестән тыш чара эшкәртмәләре җибәрүче укытучылар катнашучы сертификатына ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International