Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 27 феврале, сишәмбе
Узган атнада Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары эстрада сәнгатенең “Созвездие-Йолдызлык” яшьләр фестивалендә катнашты. Фестивальнең район турында барлык мәгариф учреждениеләреннән җыелган иң талантлы йөзләгән бала катнашты. Жюри әгъзалары шулар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алып, җомга көнне бәйгенең гала-концерты да узды. Мәктәбебез өчен “Созвездие-Йолдызлык” фестивале быел да нәтиҗәле булды. Күп кенә укучыларыбыз призлы урыннарга лаек булды. Гөлназ Йосыпова сыйныфында белем алучы Динә Габдуллина, Булат Латипов, Элиза Гыйздатова вокал-соло номинациясендә 3 урынны яуладылар. Азат Латипов (вокал-соло номинациясендә) һәм “Принцесски” квартеты (вокаль ансамбльләр номинациясендә) 1 призлы урынга лаек булдылар. Гөлназ Йосыпова һәм Айгөл Шәйгәрданова җитәкчелегендәге “Мөслим нуры” вокаль ансамбле фестивальдә 2 урынга лаек дип табылды. Гүзәл Галиева сыйныфында белем алучы Фәридә Баянова вокал-соло номинациясендә 2 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. “Гүзәл кызлар” вокаль ансамбле исә 3 урынны яулады. Конферанс номинациясе буенча сәнгать мәктәбе укучыларының уңышлары түбәндәгечә: Ралина Шәрипова, Камилә Хәбибуллина, Фәридә Галиева – 2 урын, Полина Игнатьева – 1 урын. Җитәкчеләре – Ләйсән Замалова. Шулай ук конферанс номинациясендә Аделина Ильясова һәм Артем Асылгараев 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Укытучылары – Язилә Ильясова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International