Авыл җирлекләре 28 кышкы спартакиаданың зона ярышларында көч сынашты.

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Авыл җирлекләре командалары 17 февраль көнне Михайловка, Крәш.Шуран, Тат.Бүләр, Әмәкәй авыллары базасында 28 кышкы спартакиаданың зона ярышларында көч сынашты. Көн буена барган бу ярышлар җиңү өчен һәр команданың ихлас күңелдән уйнаулары белән уенчылар өчен дә, тамашачы- болельщиклар өчен дә матур, рәхәт хисләр белән истә калыр. Тупланганлык, дуслык, бердәмлек хакимлек иткән бу ярышта, әлбәттә, оештыручыларның, судьяларның, уенчыларны кабул иткән авыл җирлекләренең, хезмәт күрсәтүчеләрнең дә өлеше зур.

24 февраль көнне финал ярышларында бүген җиңү яулаган Михайловка, Мәллә - Тамак, Яңа Усы, Метрәй авыл җирлекләре командалары суперфиналга чыгу хокукы өчен ярышачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International