Мөслим лицее базасында математика, физика, информатика укытучыларының район семинары узды.

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Мөслим лицее базасында математика, физика, информатика укытучыларының “Физика, математика, информатика укытучыларының төп гомуми белем бирүдә федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән эшчәнлеген оештыру" темасына район семинары узды. Лицей укытучылары -  Зиннәтуллина Р. З., Шәвәлиева А. З. һәм Закирова Г. А. ачык дәресләр күрсәттеләр. Мөслим гимназиясе укытучылары Кадирова А. Р. һәм Саяхова, З. М. «ФГОС белгечләре» исемле эшлекле уен күрсәттеләр.  Аннары "Укытучының электрон иҗади лаборатория" муниципаль конкурсының җиңүчеләре һәм призерлары иҗади материаллары белән таныштырдылар. Семинар бик җылы һәм дустанә атмосферада үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International