Бүген Бөтендөнья диннәр көне уңаеннан, “Мөслим туган як музеенда” Мөслим имам- хатыйбы Әбделкәрим Моратов белән очрашу булды. Очрашуга Г.Тукай мәктәбе, 10 нчы сыйныф укучылары килде. Имам-хатыйб ислам дине нигезләре турында сөйләде, укучыларның сорауларына җавап бирде.